Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы үзәк хастаханәсенә яңа лор-комбайн аппараты кайтты

Лор кабинеты яңа җиһазлар белән тулыланды.

(26 июль, “Апастово-информ”).


Район үзәк хастаханәсенә яңа лор-комбайны һәм интра-лор аппараты кайтты. Табиб Филипп Карабанов белдерүенчә, әлеге җиһазлар авыруларны диагностикалау һәм дәвалау өчен бик отышлы булыр дип көтелә.


“Лор-комбайн белән мониторда борын, тамак, колакларны карарга һәм шул ук вакытта оператив гамәлләрсез төрле манипуляцияләр ясап булачак. Искечә дәвалау ысулы күпкә кыенлык тудыра иде. Яңа, заманча аппаратның мөмкинлекләре чиксез. Элек без пациентларны күз белән караган булсак, хәзер эндоскоп һәм монитор ярдәмендә авыруларны ачыклый һәм дәвалый алабыз”, - дип белдерде оториноларинголог Филипп Карабанов.


Сезонга карап төрле авырулар була. Пациентлар хастаханәгә колак томаланып, тонзиллит, гайморит кебек авырулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Шулай ук яңа җиһаз – “ИНТРА-ЛОР” аппараты да пациентларга манипуляцияләрне җиңелрәк кичеререгә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев