Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы аучылык җәмгыяте турында

-Апас ау хуҗалыгы территориясе барлыгы 1 мең квадрат километр мәйдан били, аучылык җәмгыятендә 140 аучы исәптә тора. Аучылык билеты булучы һәркем ел саен взнос түләргә тиеш,-ди Апас аучылары җитәкчесе Рөстәм Хәмидуллин. Мылтыклы кеше куркыныч кеше-сәхнә түрендә кадакта эленеп торган агач мылтык та кайчакта бер атырга мөмкин. -Аучы булып теркәлү, район...

-Апас ау хуҗалыгы территориясе барлыгы 1 мең квадрат километр мәйдан били, аучылык җәмгыятендә 140 аучы исәптә тора. Аучылык билеты булучы һәркем ел саен взнос түләргә тиеш,-ди Апас аучылары җитәкчесе Рөстәм Хәмидуллин.

Мылтыклы кеше куркыныч кеше-сәхнә түрендә кадакта эленеп торган агач мылтык та кайчакта бер атырга мөмкин.

-Аучы булып теркәлү, район аучылык җәмгыятенә кабул ителү өчен ау коралына махсус лицензия-рөхсәт кирәк. Кандидатлар бар яктан бик җентекләп тикшерелә. Коралны саклау һәм куллану шартлары да ел дәвамында планлы рөвештә тикшерелә. Сунарчы ауга чыкканда аның үзе белән билеты, коралына рөхсәте, путевка-лицензиясе булырга тиеш. Ау мылтыгы, травматик коралдан баш тартучылар яки утлы корал, хәрби припаслар табучылар район полициясенә кичектергесез хәбәр итәргә тиеш. Быел халыктан законсыз 2 данә утлы корал тартып алынды, шуның берсе кулдан ясаган ау мылтыгы. Бу очраклар буенча җинаять эше кузгатылды. Үз теләге белән ун айда 3 кеше безгә 3 данә утлы корал тапшырды. Бу очракта аларга дәүләт тарафыннан акча түләнә. Коралны саклау таләп-кагыйдәләрен үтәмәүчеләрдән 12 данә мылтык җыеп алынды -ди район эчке эшләр бүлеге штабы вәкиле Ранис Халиков.

- Җәмгыятьтә әгъза булып исәпләнүче һәр сунарчы район аучылык хуҗалыгы эшчәнлегендә актив катнашырга тиеш,-да район киек җанварлар дөньясын күзәтүдә тотучы, бу вазифаны инде 15 еллар өзлексез башкаручы дәүләт инспекторы Дмитрий Тараканов. -Кышкы чорда киек хайваннарның ачыгуын булдырмау һәм билгеле күләмдә сакланышы һәм үрчүен тәэмин итү бурычын бергәләп хәл итәбез. Җәйге-көзге чорда бу максатка уртак көч белән җитәрлек яфраказык, ашлык калдыгы, тоз әзерләнде. Кышын аны чит кеше күзеннән ерак, киек җанварлар, кошлар яхшы белгән "урман ашханәләренә" таратып чыгабыз, һәммәсен күз уңында тотабыз. "Кышкы маршрут исәбе" чарасы январь аеннан башланачак һәм эзләр буенча урман-кырларыбызда ничә баш киек кош, җанварлар барлыгын исәпләячәкбез. Ул март аенда тәмамланачак.

Бүгенге мәгьлүматлар буенча район район аучылык хуҗалыгы территориясендә поши, кабан дуңгызы, куян, төлке һәм сирәк кенә киек боланнар гаиләсе яши. 4-5 еллар элек районыбызда пәйда булган бүреләр тынычрак төбәкләргә күченеп киттеләр ахырысы, хәзер күренгәннәре юк...

Татарстанда дуңгызларда Африка чумасы таралу куркынычын киметү тикшерү һәм баш санын көйләү максатында быел дәүләттән түләүсез 10 лицензия алынды. 6 лицензия сатып бирелде. Зур кабан дуңгызына бер путевка бәясе 6 мең сум тора. 1 яшьлек кабан дуңгызына путевка 3700 сум. Шуңа тагын 1500 сум дәүләт пошлинасы өстәлә. Быел ике поши атуга путевка-лицензия сатылды, бер путевка бәясе 35000 сум, шуңа өстәп 1500 сум дәүләт пошлинасы түлисең. Куян-төлкегә путевка 2500 сумнан 5000 сумга кадәр. Ә менә браконьерлык кылучылар белән катгый сөйләшәбез. Штрафлар дистәләгән мең сумнарда исәпләнә. Полиция җинаять эше кузгата, эш судта карала. Әле яңарак кына куян аткан бер браконьер җинаяте өстендә тоткарланды.

-Табигатебез матур, киек кошлар, җанварлар дөньясы имин һәм тулы, куркынычсыз булуы өчен бергәләп эшлик. Браконьерлык очракларына юлыксагыз авыл җирлеге, полиция һәм прокуратурага, яки туры үземә мөрәҗәгать итегез-һәр хәбәрне урынга чыгып тикшереп чара күрәчәкбез,-ди Дмитрий Тараканов.

Әзерләде-Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев