Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы балалары район башлыгы чыршысы янында очраштылар

Районда уку алдынгыларын, республикакүләм бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында, смотр-конкурсларда призлы урыннар алучыларны Яңа елга- район башлыгы чыршысы янына чакыру матур традициягә әйләнде. 5 январь көнне дә уку алдынгылары, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән һәм әти-әни назыннан мәхрүм балалар бергәләшеп район мәдәният йортында бәйрәм иттеләр. Кыш бабай, Кар кызы һәм төрле әкият геройлары...

Районда уку алдынгыларын, республикакүләм бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында, смотр-конкурсларда призлы урыннар алучыларны Яңа елга- район башлыгы чыршысы янына чакыру матур традициягә әйләнде.

5 январь көнне дә уку алдынгылары, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән һәм әти-әни назыннан мәхрүм балалар бергәләшеп район мәдәният йортында бәйрәм иттеләр. Кыш бабай, Кар кызы һәм төрле әкият геройлары балаларны күңелле ял иттерде. "Сәләт" балалар иҗаты үзәге каршындагы "Мушкетерлар" драмтүгәрәгендә (җит. Миләүшә Алиуллина) шөгыльләнүче балалар әкияти тамаша күрсәттеләр. Шулай ук бию коллективлары, җырчылар да бәйрәмгә үзгә бер ямь бирде.

Бәйрәмдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты һәм балаларга изге теләкләрен җиткерде.
Балалар бәйрәм-тамашадан канәгать калып, тагын да тырышыбрак укырга, тагын да активрак булырга сүз биреп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев