Апас районы дәүләт программасын үтте
Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифгать Ибәтуллин чираттагы шатлыгы белән уртаклашты: - Үзара салым акчаларын да кулланып Табар Черкенендә күпер салуга ирешкән идек. Бик матур итеп чиркәү-часовня төзелде. Авылларда зиратларны да пөхтәли алдык. Шөкер, быел инде моннан шактый еллар элек салынган ике катлы Мәдәният йортын капиталь ремонтлау буенча дәүләт программасына...
Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифгать Ибәтуллин чираттагы шатлыгы белән уртаклашты:
- Үзара салым акчаларын да кулланып Табар Черкенендә күпер салуга ирешкән идек. Бик матур итеп чиркәү-часовня төзелде. Авылларда зиратларны да пөхтәли алдык. Шөкер, быел инде моннан шактый еллар элек салынган ике катлы Мәдәният йортын капиталь ремонтлау буенча дәүләт программасына үттек. Төзүчеләр эшне бик тиз тота, ел башыннан тиешле эшләрнең чиреге диярлек башкарылды да,-ди.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев