Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас районы газетасының элеккеге мөхәррире вафат

Быелның 7 февралендә Александр Сергеевич Филиппов арабыздан китте. 1975-1983 еларда Апас район "Йолдыз" газетасы редакторы булып эшләгән олы шәхес 1937 елның 1 январенда Зәй районының Зычебаш авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университеты, Ленинград югары партия мәктәбен тәмалагач, республика радиокомитеты, "Яшь ленинчы" газетасы, Арча районы партия комитетында хезмәт итә, аннан Апас...

Быелның 7 февралендә Александр Сергеевич Филиппов арабыздан китте. 1975-1983 еларда Апас район "Йолдыз" газетасы редакторы булып эшләгән олы шәхес 1937 елның 1 январенда Зәй районының Зычебаш авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университеты, Ленинград югары партия мәктәбен тәмалагач, республика радиокомитеты, "Яшь ленинчы" газетасы, Арча районы партия комитетында хезмәт итә, аннан Апас районына эшкә җибәрелә. "Йолдыз" газетасы редакторы булып эшләгән дәвердә үзен эшлекле оештыручы, булдыклы җитәкче итеп танытты. 2004 елга кадәр "Ватаным Татарстан" газетасының Татарстан Иделаръягы төбәгендә үз хәбәрчесе булып эшләде. Язмалары гыйбрәтле, үтемле булуы белән аерылып торды. Лаеклы ялга чыккач та иҗаттан аерылмады. Берничә китап авторы. Шул елларда Яшел Үзән районы татар газетасын оештыручы буларак та аның бу башлангычы һәм максатчанлыгы бик күпләр өчен үрнәк.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1993 ел) Александр Сергеевич Филиппов аны якыннан белүчеләр хәтерендә үзеннән соң якты эз калдырды. Күпләргә остаз булып, шәкертләре бүген аның эшен лаеклы дәвам итә.

Бу авыр югалту көннәрендә мәрхүмнең гаиләсе, барлык туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз, сабырлык һәм иминлек телибез.

"Йолдыз" газетасы коллективы һәм элеккеге хезмәттәшләре

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев