Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас районына эшкә кайтам дип укучы студентларга айлык стипендия 10 мең сум

- Урта мәктәпне тәмамлап район юлламасы белән максатчан аграр юнәлешле югары уку йортында укучыларга Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы аша уку семестрында ай саен 10 мең сум стипендия түләнә. Быел Татарстан авыл хуҗалыгы университеты, ветеринария академиясендә унга якын апаслы укуы билгеле. Аларның диплом алгач авылга эшкә кайтуларына өметләнәбез, - ди район...

- Урта мәктәпне тәмамлап район юлламасы белән максатчан аграр юнәлешле югары уку йортында укучыларга Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы аша уку семестрында ай саен 10 мең сум стипендия түләнә. Быел Татарстан авыл хуҗалыгы университеты, ветеринария академиясендә унга якын апаслы укуы билгеле. Аларның диплом алгач авылга эшкә кайтуларына өметләнәбез, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

- Авылда эшләүче дипломлы яшь белгечләргә акчалата ярдәм, торак шартларын яхшырту, йорт салуда булышу дәүләт программаларында катнашу да аларның тормыш һәм хезмәт юлында яхшы старт капиталы ул. Тик шунысы бар, хуҗалык, район юлламасы белән 10 мең сум стипендия алып укучы студент авылга эшкә кайтмаса, бу стипендияне бюджетка кире кайтарасың, - дип ачыклык кертә республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Наил Хәмидуллин.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев