Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районында 44 социаль хезмәткәр ярдәмгә мохтаҗ райондашларны тәрбияли

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бүген 79 хезмәткәр эшли. Шуның 44е ярдәмгә мохтаҗ 232 райондашыбызны тәрбияли. Быелның алты аенда Балтай тернәкләндерү үзәгендә 194 райондашыбыз сәламәтлеген ныгыткан. Үзәктә үз эшләренә бирелгән, намус белән эшләүче хезмәткәрләр тупланган. Кайсы белән генә сөйләшсәң дә, ике сүзнең берендә әбиләре турында сөйлиләр, сөйләп кенә түгел, яратып...

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бүген 79 хезмәткәр эшли. Шуның 44е ярдәмгә мохтаҗ 232 райондашыбызны тәрбияли. Быелның алты аенда Балтай тернәкләндерү үзәгендә 194 райондашыбыз сәламәтлеген ныгыткан.

Үзәктә үз эшләренә бирелгән, намус белән эшләүче хезмәткәрләр тупланган. Кайсы белән генә сөйләшсәң дә, ике сүзнең берендә әбиләре турында сөйлиләр, сөйләп кенә түгел, яратып сөйлиләр.

Багыш авылыннан Фирая Вафина быел Сабантуйда "Иң яхшы социаль хезмәткәр" буларак мәйданга чакырылып бүләкләнде.

- Бу хезмәткә килүемә 20 ел. Бүгенге көндә алты өлкән кешене тәрбиялим. Төрлесендә төрле холык булса да, уртак телне тиз табам, һәрберсенең җаен беләм. Һәркөн яннарында булсам да, күптән күрмәгәндәй тилмереп көтеп торалар. Мине күргәч сабый баладай куаналар, - ди Фирая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социальная помощь