Апас районында аш-су көннәре узды
Татарстан Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы карары нигезендә, районда "Республикада яшәүче халыкларның аш-су көннәре" узды. Ун елдан бирле дәвам итүче бу чарада аш-су осталарыбыз актив катнаша. Узган елларда Каратуннан "Ләззәт", Апастан "Апас таңнары", "Изабелла", "Чәйхона" кафелары министрлыкның Рәхмәт хатларына лаек булганнар иде. Быел бу чарада райондагы "Бәхет", "Апас таңнары", "16...
Татарстан Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы карары нигезендә, районда "Республикада яшәүче халыкларның аш-су көннәре" узды. Ун елдан бирле дәвам итүче бу чарада аш-су осталарыбыз актив катнаша. Узган елларда Каратуннан "Ләззәт", Апастан "Апас таңнары", "Изабелла", "Чәйхона" кафелары министрлыкның Рәхмәт хатларына лаек булганнар иде. Быел бу чарада райондагы "Бәхет", "Апас таңнары", "16 регион", Свияжский бистәсендәге "Ләззәт", Каратундагы "Уют" кафе-ашханәләре катнашты. Алар татар, үзбәк, Кавказ халык ашларын тәкъдим иттеләр. Район башкарма комитетының территориаль үсеш буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров җитәкчелегендә махсус комиссия бәйге шартлары буенча ризыкларның милли калоритка туры килүен, төрлелеген, милли музыка, зал бизәлешенә, милли киемнәргә игътибар итте. Апастагы "Бәхет" кафесының аш-су остасы Нигара Әминова һәр ел саен ризыкларны төрләндереп тора.
- Безгә тукланырга төрле милләт вәкилләре керә. Иң элек һәркайсы үз халкының милли ризыгын сорый. Шуңа да аш-суны гел төрләндерәбез. Соңгы вакытта "Хорезм" пилмәне ясый башладык. Безнең пылауны, өчпочмакны, табикмәкне дә бик яратып алалар. Канәгать булып, рәхмәт әйтеп китәләр, - ди Нигара.
Кайсы кафе-ашханәгә генә керсәк тә, һәркайсында үз эшләренең осталары хезмәт күрсәтә. Ун елдан бирле районда бу бәйгене оештыруда башлап йөрүче район башкарма комитетының территориаль үсеш буенча бүлек җитәкчесе Ләйсәнә Гатауллина хезмәт күрсәтүнең елдан-ел үзгәрә баруына басым ясады.
- Татарстан Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының бу проектын тормышка ашыру җәмәгать туклануы өлкәсендә халыкка хезмәт күрсәтү культурасын яхшырта. Аш-су өлкәсендә иң яхшы пешерү серләрен саклауда булыша. 14 июльдән соң, без министрлыкка җибәргән фотоязмалар буенча нәтиҗәләр ясалып, җиңүче билгеле булачак. Тиздән иң оста аш-су осталарының кайда эшләгәнен дә белербез, - диде ул.
Гөлзада Гатауллина.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев