Апас районында бер атнада – ике янгын булган
25 майда Чурибураш авылында, 31 майда Түбән Биябашында янгын чыгу очрагы теркәлә. Ике йортта да янгын сәбәпчесе - тәрәзә төбендә эшләп калган радио. Хуҗалар үзләре өйдән чыгып киткәндәгә радионы электр тогыннан аермаган. Урамнан узучылар күреп, янгынны сүндерүгә өлеш кертеп, зур бәла-казалардан саклап калдылар. Үзегез чыгып киткәндә көнкүреш җиһазларын токтан аерып...
25 майда Чурибураш авылында, 31 майда Түбән Биябашында янгын чыгу очрагы теркәлә. Ике йортта да янгын сәбәпчесе - тәрәзә төбендә эшләп калган радио. Хуҗалар үзләре өйдән чыгып киткәндәгә радионы электр тогыннан аермаган. Урамнан узучылар күреп, янгынны сүндерүгә өлеш кертеп, зур бәла-казалардан саклап калдылар. Үзегез чыгып киткәндә көнкүреш җиһазларын токтан аерып калдырыгыз дип кисәтә янгын сүндерүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев