Апас районында ел дәвамында күпме ялган аракы тапканнар?
553
0
Районда алкоголь продукциясе әйләнешен көйләү һәм күзәтүдә тоту район даими комиссиясенең быел соңгы утырышы үткәрелде. Ел дәвамында исә бу комиссиянең 48 планлы утырышы үтте. Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхеразиев җитәкчелегендә шундый ук вәкаләтле республика комиссиясе утырышлары һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сигездә үткәрелә һәм видеоэлемтә режимында бу чараларда район комиссиясе дә катнаша....
Районда алкоголь продукциясе әйләнешен көйләү һәм күзәтүдә тоту район даими комиссиясенең быел соңгы утырышы үткәрелде. Ел дәвамында исә бу комиссиянең 48 планлы утырышы үтте. Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхеразиев җитәкчелегендә шундый ук вәкаләтле республика комиссиясе утырышлары һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сигездә үткәрелә һәм видеоэлемтә режимында бу чараларда район комиссиясе дә катнаша.
-Ел башыннан республикада прокуратура, хокук сакчылары, ЮХИДИ, кулланучылар хокукларын яклау һәм "Госалкоголь" инпекторлары тарафыннан алкогольле эчемлекләр базарында, сәүдә нокталары, шәхси сектор һәм юлларда барлыгы 10 меңгә якын тикшерү үткән. Законсыз әйләнештән барлыгы 152 мең литр контрафакт, ялган спиртлы эчемлекләр алынып, суд карары буенча юк ителгән. 4 ялган алкогольле продукция җитештерү идән асты цехлары ачыкланып, аларның эшчәнлеге туктатылган. Закон бозучыларга барлыгы 17 миллион сумлык штраф салынган. Апаста ел дәвамында шундый берләштерелгән 288 тикшерү рейдлары уздырылып, 200 литрга якын алкогольле продукция әйләнештән алынды. Гаеплеләргә 82 мең сумлык штраф санкцияләре кулланылган. Бу акчалар барысы да җирле бюджетка керде. "Халык контроле" сайтына безнең районнан 3 хәбәр урнаштырылган һәм урыннарга чыгып тикшерелгән. Узган атнада халыктан кергән 6 хәбәр буенча оператив чаралар күрелде, Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә дә барлык сату нокталары ныклы күзәтү астында булачак. Яңа елларыгыз күңелле, исән-имин, тыныч үтсен, кадерле райондашлар!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев