Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас районында махсус комиссия балаларның ял үзәкләрен тикшерә

"Свияга" ял-сәламәтләндерү үзәгендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә балаларның җәйге ялын имин үткәрү буенча оешкан махсус комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. - Карелиядә балалар белән булган һаләкәт барыбызны да тетрәндерде. Һәр хезмәттә саклык, тәртип таләп ителә. Районда "Свияга" ял үзәге, "Яшь десантчы" хәрби-патриотик палаткалы лагерь һәм мәктәп...

"Свияга" ял-сәламәтләндерү үзәгендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә балаларның җәйге ялын имин үткәрү буенча оешкан махсус комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

- Карелиядә балалар белән булган һаләкәт барыбызны да тетрәндерде. Һәр хезмәттә саклык, тәртип таләп ителә. Районда "Свияга" ял үзәге, "Яшь десантчы" хәрби-патриотик палаткалы лагерь һәм мәктәп яны лагерьлары эшләп килә. Комиссия һәр ун көн саен һәркайсында булып эш тәртибен күзәтә. Балалар күп тупланган урыннарда еш булуның зыяны юк, алар иминлеге өчен һәркайсыбыз җаваплы. Вожатыйлардан да күп нәрсә таләп ителә, чөнки балалар язмышы алар кулында. Вожатый-үзәк башлыгы-хакимият - бу бәйләнеш өзелергә тиеш түгел, - диде комиссия рәисе Луиза Сафина.

Комиссия әгъзалары территориядәге спорт, уен мәйданчыклары, бассейн, сауна, палаткалы лагерь, дәвалау бүлмәләре, ашханә эше белән таныштылар. Һәр нәрсә җентекләп тикшерелде. Шулай ук ял итүче балалар белән дә әңгәмә корылды, аларның фикерләре тыңланды.

Соңыннан комиссия әгъзалары һәркайсы үз тармагы буенча нәтиҗә ясады. Янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков ял үзәкләре ачылганчы ныклы тикшерү үткәргәннәрен азсызыклап үтте.

- Кеше факторы һәрчак беренче урында булырга тиеш. Биредә бассейн тәртиптә, саклану жилетлары җитәрлек. Шулай ук янәшәдәге урманда чит кешеләрнең йөрмәвен, учак ягуларын булдырмауны ныклап күзәтергә кирәк, - диде ул.

Руслан Ромачков шулай ук район территориясендәге күлләр-елгаларда балаларның күзәтүчесез генә су коенуларына борчылуын белдерде.

Үзәк хуҗасы Хәйдәр Булатов эш тәртибе белән тәфсилләп таныштырды. Үзәк беренче сменага 29 майда балаларны кабул иткән, бүген икенче сменада республикабызның 15 районыннан килгән 226 бала ял итә икән. Үзебезнең районнан ял итүче балалар янына әти-әниләрнең һәркөн диярлек килеп, кибет ризыгы ташуларына да борчылуын белдерде ул. Комиссия балалар белән очрашу якшәмбе көнне генә булырга тиеш дигән бердәм фикергә килде.

- Без район хакимияте, мәгариф бүлеге, спорткомитет һәм башка оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Барыбыз бер җептә тартып баргач, эшебез дә уңай бара, - диде ул.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Сәгъдиева, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, районның ведомствоара терроризмга каршы көрәш комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илдар Усманов, санэпидемстанция табибы Мөсәлим Бәширов, палаткалы лагерь укытучы-тренерлары Динар Галиев һәм Марсель Хисамовлар үз хезмәтләре буенча хисап бирделәр.

Балаларның җәйге ялы имин үтсен, каникуллар һәркайсының күңелендә матур истәлек булып калсын.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев