Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас районында шикәр чөгендере уңышын алу бара

Чөгендернең шикәре татлы булса да, кырдагы хезмәт тозлы маңгай тире белән сугарылган -Быел шикәр чөгендере уңышын алу Белем көне белән беррәттән 1 сентябрьдә башланды. Уңыш бик яхшы-әлегә ул бер гектардан 350 центнер тәшкил итә. Соңгы яңгырлар да файдага-исәпләүләр күрсәткәнчә, уртача бер чөгендер тәүлеккә 5-6 грамм чамасы авырлыгын арттырырга сәләтле. Агрофирма...

Чөгендернең шикәре татлы булса да, кырдагы хезмәт тозлы маңгай тире белән сугарылган

-Быел шикәр чөгендере уңышын алу Белем көне белән беррәттән 1 сентябрьдә башланды. Уңыш бик яхшы-әлегә ул бер гектардан 350 центнер тәшкил итә. Соңгы яңгырлар да файдага-исәпләүләр күрсәткәнчә, уртача бер чөгендер тәүлеккә 5-6 грамм чамасы авырлыгын арттырырга сәләтле.

Агрофирма буенча быел татлы тамыр 2889 гектарда чәчелгән иде. Бер атнада 406 гектарда уңышы җыеп алынды. Буа шикәр заводына 12 мең тонна чимал озатылды, басуларда кагатларга 5 мең тонна чөгендер салынды.

Коры көннәр бик нәтиҗәле файдаланыла, Буа шикәр заводы аны уртача 7-9 процент рефакция күрсәткече белән кабул итә. Бер тоннасы 3-3,5 мең сум чамасы. Димәк, быел агрофирма кассасына бу культурадан якынча 225 миллион сум табыш керүе көтелә,-ди Марат Хәсәнов.

-"Ак Барс Агро" Холдингының Каратундагы машина-технология паркында барлыгы 21 берәмлек чөгендер алу, төяү комбайннары исәпләнә. Хәзерге бәяләрдә аның бер-берсе 50 миллион сум тора. Россия бүген санкцияләр боҗрасында, импорт запас частьлар бик кыйммәт. Югалып калмадык, аларны үзебезнең цехларда яңартабыз һәм ясыйбыз. Шуңа да безнең техника паркы 1 августка ук тулы әзерлек сызыгына бастырылды,-ди МТК җитәкчесе Александр Алексеев.

-Белгечләребездән Рамил Ганиев, Дәфис Садыйков, Шамил Хәсәенов, Альберт Хәйруллин, Рафил Шәһертдинов, Илфар Зәйнуллин, Фирдүс Хәнәфиев ремонт технологиясен биш бармагыдай яхшы белә, уйлап табу сәләтләре дә бар егетләрнең,-ди аның урынбасары Айрат Хәкимов. - Катлаулы техникада эшләү өчен югары белем бик кирәк. Гади механизаторыбыз Илназ Сөнгатуллин бүген югары белем йортында укый. Безнең җаваплыктагы 16 "Ропа", 2 "Холмер", 1 "Макстрон", чөгендер төяүче 3 "Маус" комбайны экипажларына йөкләнеш бик җитди. Апас, Кайбыч, Буа һәм Тәтеш районнарында барлыгы 14000 гектарда чәчелгән чөгендер уңышын безнең мобиль звенолар җыеп, кырдан туры заводка төяп җибәрә.

-Апас кырларында 6 экипаж тәүлек буе эшли,-ди техника өчен җаваплы белгеч Ленар Борганетдинов. - Самат Шәйхетдинов, Рамил Шаһиәхмәтов, абыйлы-энеле Ленар һәм Ришат Галиуллинар, Ренат Хәсәнҗанов белән Алмаз Галиуллин, Кирилл Яшин, Руслан Вәлиев, Ренат Фәйзуллин, Назыйм Җамалиев һәм башка механизаторлар гектар кумыйлар, кырда буразнада югалтулар нормативтан күпкә ким.

Заманча комбайн бер эш сменасында 14-15 гектарда эш башкара. Апас чөгендерчеләре быел барлыгы 100 мең тонна уңыш җыеп алуга йөз тота. Уйлаганның чынга ашуын механизаторларның көнлек сыйфатлы, күләмле хезмәт күрсәткечләре бик ачык раслый.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев