Апас районында тимер юл кичүендә профилактик акция
Район территориясендә тугыз тимер юл кичүе бар. Алар куркыныч зоналар булып санала. Тимер юл аркылы чыгу кагыйдәләрен үтәмәү аркасында һәлакәтләр кабатланып тора. 3 июнь - тимер юл кичүләрендә Халыкара куркынычсызлык көне буларак билгеләп үтелде. Әлеге уңайдан һәм һәлакәтләрне киметү максатыннан, Дәүләки тимерюл кичүендә профилактик акция үтте. Тимерьюлчылар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре...
Район территориясендә тугыз тимер юл кичүе бар. Алар куркыныч зоналар булып санала. Тимер юл аркылы чыгу кагыйдәләрен үтәмәү аркасында һәлакәтләр кабатланып тора.
3 июнь - тимер юл кичүләрендә Халыкара куркынычсызлык көне буларак билгеләп үтелде. Әлеге уңайдан һәм һәлакәтләрне киметү максатыннан, Дәүләки тимерюл кичүендә профилактик акция үтте. Тимерьюлчылар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре транспортчылар белән әңгәмәләр үткәрделәр. "Игътибар - тимер юл кичүе!" дигән кисәтү кәгазьләре, календарьлар тараттылар.
Ел башыннан Горький тимер юлында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Биредә бер кешенең гомере өзелгән.
Гөлзада Гатауллина.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев