Апас районында ветеринария - ЮХИДИ посты оештырылды
Күрше республикада дуңгызларда Африка чумасы йогышлы авыруы ачыклангач, Татарстан җитәкчелеге юлларда ветеринария-санитария күзәтчелеген кискен арттырды. Шул исәптән безнең Апас районы территориясендә тәүлеклек ветеринария -ЮХИДИ посты оештырылды. Башта ул Балтай юл киселешендә иде. Ун көн элек аны Каратун юллар киселешенә күчерделәр. Биредә участок инспекторлары, ДПС экипажы, район ветеринарлары кизү тора. Чит...
Күрше республикада дуңгызларда Африка чумасы йогышлы авыруы ачыклангач, Татарстан җитәкчелеге юлларда ветеринария-санитария күзәтчелеген кискен арттырды. Шул исәптән безнең Апас районы территориясендә тәүлеклек ветеринария -ЮХИДИ посты оештырылды. Башта ул Балтай юл киселешендә иде. Ун көн элек аны Каратун юллар киселешенә күчерделәр. Биредә участок инспекторлары, ДПС экипажы, район ветеринарлары кизү тора. Чит төбәкләрдән терлекчелек продуктлары алып килүче һәм Татарстаннан алып китүче һәр техника туктатыла.
Документлар һәм товар, терлекләр, терлек азыгы җентекләп тикшерелә. Транспортка дезинфекция үткәрелә. Дуңгызлар һәм составында дуңгыз ите булган азык-төлек үрнәкләре Казанга махсус лабораториягә экспертизага җибәрелә. Документлары тәртиптә булмаса конфискацияләнеп урында ук юк ителергә дә мөмкин.
Район ветеринария инспекциясе вәкиле Фиргать Сафин бу режимның октябрь аена кадәр дәвам итәчәген белдерде
-Район аучыларына кабан дуңгызлары санын көйләү вәкаләтләре бирелде. Әлегә районда Африка чумасы очраклары юк. Шәхси сектордагы йорт дуңгызларын тикшерү, күзәтү астында иткә озату, йорт шартларында сугым башкару кебек чаралар үткәрәбез. Сакланганны гына салармын дигәндәй, сак һәм һәр нәрсәгә әзер булыйк,-ди кисәтә.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев