Апас районында видеокамералар күбәйде
Район Советы гомуми бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов белдерүенчә, Апаста һәм Каратунда, авылларда кеше күп була торган төрле җәмәгать биналары, район администрациясе, оешмалар, сату урыннары, хастаханә, аграр көллият, мәктәпләр һәм балалар бакчаларында, урамнарда бүген төрле дәүләт программалары буенча куелган 119 видеокамера тәүлек буе тирә-юньне күзәтә. Шуларның 47 се зшен геопортал аша...
Район Советы гомуми бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов белдерүенчә, Апаста һәм Каратунда, авылларда кеше күп була торган төрле җәмәгать биналары, район администрациясе, оешмалар, сату урыннары, хастаханә, аграр көллият, мәктәпләр һәм балалар бакчаларында, урамнарда бүген төрле дәүләт программалары буенча куелган 119 видеокамера тәүлек буе тирә-юньне күзәтә. Шуларның 47 се зшен геопортал аша Интернетта он-лайн режимында карап барырга була. Болардан тыш, дәүләт программаларына таянмыйча гына оешма-предприятиеләрдә монтажланган локаль-автоном, шәхси секторда куелган 100 дән артык видекүзәтү системасы да тәүлек буе иминлек сагында тора. Законнарны үтәмәү, тәртип бозу, җинаятьләр кылыну очрагында район хокук сакчылары алардагы язмалар белән танышу хокукына ия.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев