Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас районында ялган аракы сатучыны тотканнар

35 яшьлек Н. идән астында техник спирттан үзе ясаган аракысын куллануы мәгълүм түгел. Ә менә аның шушы гаять куркыныч агуны авылдашларына сатып акча янчыгын даими тулыландыруы тикшерүчеләр тарафыннан кире кайтаргысыз итеп расланды. Район полиция хезмәткәрләре район үзәгеннән ерак булмаган Ч. авылында Н.ның үз өендә идән асты аракы "заводы" ачуы турындагы...

35 яшьлек Н. идән астында техник спирттан үзе ясаган аракысын куллануы мәгълүм түгел. Ә менә аның шушы гаять куркыныч агуны авылдашларына сатып акча янчыгын даими тулыландыруы тикшерүчеләр тарафыннан кире кайтаргысыз итеп расланды.

Район полиция хезмәткәрләре район үзәгеннән ерак булмаган Ч. авылында Н.ның үз өендә идән асты аракы "заводы" ачуы турындагы хәбәр ала. Шикле йорт янында чираттагы засада, оператив контроль сатып алу вакытында халыктан кергән сигналның дөрес булуы ачыклана.

Барысы да гади, барысы да уйланылган-Н. Казан базарларының берсеннән куллану өчен гомумән дә яраксыз, кеше сәламәтлеге өчен куркынычлы 5әр литрлы канистралы спиртны авылга ташу конвейерын ача. Бергә-бер нисбәтендә аны краннан агучы су белән куша да, сатуны җайга сала. Расланган дәлилләр буенча шулай бер елга якын кәсеп итә. Үзе әтмәлләгән аракы бәясен кибетнекеннән юнь куя-сатып алучылар агыла гына аның янына-беркемне дә кире бормый-акчасын гына түләсен...

Гади, кара исәп белән санаганда, Н. 5 литр спиртлы канистраны 300-500 сумга сатып ала. Ярты литрлы ялган аракыны исә 150, 350 граммлысын-100 сумга сата. Бер канистра спирттан 10 литр идән асты аракысы чыга. Табышлы кәсеп, әйеме? Шушы ялган аракы эчеп кемдер сукыраю, агулануы, гаиләләрдә кара тавыш чыгу турында уйламый ул-акчаның исе, тавышы юк аның, янәсе...

Тик район суды карары кырыс булачак-җинаятчел гамәлеңә үзең җавап бирәсе. Гадел бәяне исә хөкемдар гадәттә Законга нигезләнеп куя!

Артур Шәрипов, район прокуроры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев