Апас районында яшь гаиләләр саны ишәя
22 август көнне Биеш мәктәбенең физик хәзерлек укытучысы Рамил Мөхетдинов һәм Апасыбызның иң чибәр, иң гүзәл кызы Регина Салавиева никахларын рәсмиләштерделәр. Яшь гаилә киләчәктә дә районда төпләнеп калып, туган төбәгебезнең үсеше өчен өлеш кертәчәк. Шул ук көнне Каратун егете Фәнил Нуруллин һәм Чирмешән кызы Рамилә Сәлахетдинова Кызыл туйларын билгеләп үтте....
22 август көнне Биеш мәктәбенең физик хәзерлек укытучысы Рамил Мөхетдинов һәм Апасыбызның иң чибәр, иң гүзәл кызы Регина Салавиева никахларын рәсмиләштерделәр. Яшь гаилә киләчәктә дә районда төпләнеп калып, туган төбәгебезнең үсеше өчен өлеш кертәчәк.
Шул ук көнне Каратун егете Фәнил Нуруллин һәм Чирмешән кызы Рамилә Сәлахетдинова Кызыл туйларын билгеләп үтте. Егет "Агросервис-Апас" оешмасында инженер булып эшли. Кәләш - шәфкать туташы. Яшьләр киләчәкләрен туган төбәгебез белән бәйләргә уйлый.
Яшь гаиләләргә тигез, саф мәхәббәт, бәхет-шатлык телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев