Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районында юл кырыйлары да чистартыла

Юллар идарәсендә утыз елга якын эшләүче хезмәткәрләр дә бар. Алар яшьләргә үрнәк, хезмәттәшләренә терәк булып торалар. Илфир Гыйльметдинов белән Илһам Сөнгатуллиннар гомере буе көпчәк өстендә дисәк тә ялгыш булмастыр. Алар узган чакрымнарны санап кына да бетерерлек түгел. - Элекке елларда эшләүчеләр санаулы гына калдык инде. Хәзер барысы да заманча, эш...

Юллар идарәсендә утыз елга якын эшләүче хезмәткәрләр дә бар. Алар яшьләргә үрнәк, хезмәттәшләренә терәк булып торалар. Илфир Гыйльметдинов белән Илһам Сөнгатуллиннар гомере буе көпчәк өстендә дисәк тә ялгыш булмастыр. Алар узган чакрымнарны санап кына да бетерерлек түгел.

- Элекке елларда эшләүчеләр санаулы гына калдык инде. Хәзер барысы да заманча, эш шартлары да яхшырды. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң улым Илдар да биредә шофер булып урнашты. Минем һөнәрне дәвам итүенә бик шатмын, - ди Илһам абый.

Өлкәннәр арасында Талип абый Гыйбадуллин өч дистә елга якын грейдерда эшли. Ул тигезләгән, кышын кар эттергән юлларның чакрымнары иксез-чиксездер. Нәтиҗәле хезмәте өчен Рәсәйнең транспорт министрлыгының Рәхмәт хатына да ия була ул.

Илсур Дәүләтшин белән Булат Сөнгәтуллин юл кырыйларын чабалар.

- Без яшь чакта мондый эшне чалгы белән башкара идек. Хәзер менә заманча чапкычлар ярдәмендә берничә сәгатьтә чистартып чыгып та була, - ди Илсур абый.

Илнар Сафин белән Илшат Әскәров тракторга тагылган чапкыч ярдәмендә федераль юл кырыйларын чистартып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев