Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районындагы Дәвеш “Зөя” ял-сәламәтләндерү үзәгендә өлкәннәр һәм балалар ял итә

Дәвеш авылы янәшәсендәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге дә районыбызның данын еракларга таратты. Бирегә җитәкче булып Хәйдәр Булатов килгәч, санаулы айлар эчендә үзәк күзгә күренеп үзгәрде, сафка басты. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә көннән-көн үзгәрешләр сизелә, яңа планнар барлыкка килә, эш урыннары арта. Ташландык бинага төзекләндерү эшләре үткәрелеп, эшне 24 кешелек коллектив...

Дәвеш авылы янәшәсендәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге дә районыбызның данын еракларга таратты. Бирегә җитәкче булып Хәйдәр Булатов килгәч, санаулы айлар эчендә үзәк күзгә күренеп үзгәрде, сафка басты. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә көннән-көн үзгәрешләр сизелә, яңа планнар барлыкка килә, эш урыннары арта.

Ташландык бинага төзекләндерү эшләре үткәрелеп, эшне 24 кешелек коллектив белән башлап җибәргәннәр иде. Бүген Үзәктә 48 райондашыбыз хезмәт итә. Балалар да, өлкәннәр дә үзәктәге тормышның тәмен яхшы белә. Тын юлларын дәвалау - "тоз шахтасы", тулы дәвалау процедуралары үткәрү комплексы, массаж, ароматерапия, физиотерапия, теш дәвалау кабинетлары, кедр мичкәсе, заманча аппаратуралар һәркемгә яхшы таныш. Шулай ук хезмәткәрләрнең ягымлылыгына, булдыклылыгына өстәп, бер гасырлык нарат урманы, ямьле Зөя буйлары, риваятьләргә кереп калган, җиләкле Кыз, Каравыл тауларын да сагынып киләләр бирегә.

- Җәй көне 5 сменада 1200-1500 бала ял итсә, ел саен 78 өлкән райондашыбыз - сулыш юлы авырулары белән чирләүчеләр сәламәтлекләрен ныгыта. Аларны 10 көн дәвамында авыллардан автобус йөртә. Бер дәва алып, шифасын күргән кешенең кабат киләсенә безнең шигебез юк, - ди үзәкнең җитәкчесе Хәйдәр Булатов.

Үзәк хәрби-патриотлык, ир-егетләр өчен чыныгу, күнекмәләр алу урыны да булып тора. Татарстанкүләм "Яшь десантчы" хәрби палатка шәһәрчегенең биредә урнашып, күнекмәләрнең үзәктә узуы да шуның бер ачык мисалы. Быел да хәйрия нигезендә 6 апрельдә "Аҗаган" уены узачак. Яңа гына республика ярдәме белән булдырылган спорт мәйданчыклары сәламәт, көчле рухлы, кыю, батыр алмаш әзерләүгә тагын да зуррак мөмкинчелекләр ача.

Җитәкче киләчәктә лицензия алып, балалардан бушаган чакта, үзәктә өлкәннәрне ял иттерү нияте белән яна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев