Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас районындагы котырган, иясез эт-мәчеләр белән нишләргә?

Авылларда хуҗасыз этләр, мәчеләрне аулау, санын чикләү буенча районда берәр төрле махсус хезмәт бармы? Аучыларга хәзер андый хуҗасыз этләр янына якын да килергә ярамый, диләр. Тиздән эт туйлары башланачак, районда ул-бу килеп чыкмасын... Ш. Хаков. Сезнең сорауны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаровка юлладык. -Бу очракта авыл җирлегенә телдән...

Авылларда хуҗасыз этләр, мәчеләрне аулау, санын чикләү буенча районда берәр төрле махсус хезмәт бармы?

Аучыларга хәзер андый хуҗасыз этләр янына якын да килергә ярамый, диләр. Тиздән эт туйлары башланачак, районда ул-бу килеп чыкмасын...

Ш. Хаков.

Сезнең сорауны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаровка юлладык.

-Бу очракта авыл җирлегенә телдән яки язмача гариза белән мөрәҗәгать итегез. Шул нигездә район башкарма комитеты аша иясез эт-мәчеләрне үзәкләштерелгән тәртиптә җыю, махсус приютларга урнашыру, стерилизацияләү белән шөгылләнүче Казандагы махсус оешмага бердәм заявка тапшырыла. Алар районга үз транспортлары, тиешле җиһазлар, йоклатучы препаратлы махсус корал белән киләләр. Бүгенгә район бу оешмага 20 ләп иясез эт-мәче турында мәгълүмат җибәрде. Төгәл саннарны туплау дәвам итә, бу эшне дәүләт казнасы финанслый. Иясез эт-мәчеләрнең котыру авыруы белән авыруы бик мөмкин. Шуңа да сак булыйк, табигатьтә, йорт хайваннары, кешеләр арасында бу йогышлы авыру таралмавын кисәтү эшләрендә актив катнашыйк,-диде ул җавапка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев