Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районына яңа җитәкче билгеләнде

Татарстан Республикасының баш төзелеш-инвестиция идарәсе җитәкчесе урынбасары Хисаметдинов Равил Фәрит улы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителде һәм Апас муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы барышында район Советы депутатлары тарафыннан яшерен тавыш бирү юлы белән район башлыгы вазифасына сайланды.

Равил Хисаметдинов район өчен чит кеше түгел. Ул тумышы белән Буа районыннан. Әлегә кадәр дә җаваплы вазифалар башкарган. Буа район Советының аппарат җитәкчесе, Буа хакимияте башлыгының беренче урынбасары, Менделеевск районы башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь мәсьәләләр буенча урынбасары, шул ук районда башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән. 2014-2017 елларда Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарды.
Район башлыгы вазифасына билгеләнгән Равил Хисаметдинов үз сүзләрен җиткерде:
–Сезнең белән без бергәләшеп эшләдек. Апас минем өчен бик якын. Рәшид Нәҗиб улы минем остазым булды. Киләчәктә дә матур гына, кулга-кул тотынып эшләрбез дип уйлыйм. Миңа күрсәткән ышанычыгыз өчен, район башлыгы итеп сайлавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Район башлыгы вазифасын район халкы алдында зур җаваплылык буларак кабул итәм. Сезнең ышанычыгызны аклар өчен бар тырышлыгымны куячакмын, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев