Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районында “Созвездие-Йолдызлык-2021“ фестивале башланды

Районыбыз сәхнәсендә 7 районнан 1000нән артык бала чыгыш ясаячак.

(24 март, “Апастово-информ“).


Быел фестиваль туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Фестивальнең Апаста узачак зона этабында Буа, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан һәм Апас районнарыннан 1000нән артык бала чыгыш ясаячак. Балаларның чыгышларын Казаннан мәртәбәле жюри бәяләячәк.
Фестивальне Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев ачып җибәрде һәм район башлыгы исеменнән балаларга уңышлар теләде.
“Йолдызлык“ фестивалендә сәнгатькә гашыйк балаларның иң-иңнәре чыгыш ясый. Ел саен без әлеге бәйрәмгә тиң бәйгене дулкынланып көтеп алабыз, балаларга яңадан-яңа өметләр баглыйбыз. Бүген алар үзләренең җыр-моң, бию һәм нәфис сүз буенча сәләтләрен, сәхнә осталыкларын күрсәтәчәкләр. Без кунакларны Апас җирлегендә каршы алуыбызга чиксез шатбыз. Балаларның барысына да уңышлар, җиңүләр телибез“, - диде Алмаз Тугушев.
Беренче булып сәхнәгә Буа районының яшь “йолдызчык“ лары чыкты. Алар үзләренең үзенчәлекле, сокландыргыч заманча биюләре белән бәйрәмне башлап җибәрделәр.
Фестиваль дәвам итә. Балалар бер-бер артлы сәхнәгә чыгып чыгышларын тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев