Апас районында йөк машинасы катнашында юл һәлакәте
Татарстанның Апас районында Волгоградтан килүче йөк машинасы һәм Чувашия номерлары куелган «Лада Гранта» автомобиле катнашындагы авариядә биш кеше зыян күргән.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте. Бүген иртән Апас районында «Татнефть» автозаправкасы янында Волгоградтан килүче йөк машинасы һәм Чувашия номерлары куелган «Лада Гранта» автомобиле бәрелешкән. Авариядән соң «Лада Гранта» кюветка төшеп киткән һәм бер ишеге каерылып чыккан, дип яза Татар-информ. «Авариядә җиңел автомобильдәге биш кеше зыян күргән», - дип сөйләде юл һәлакәтенең шаһитлары. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авариянең нечкәлекләре ачыклана. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27498
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев