Апас Сабан туенда балалар һәм спорт сөючеләр өчен уеннар
11.10-15.40 сәгатьләрдә - балалар мәйданчыгында төрле уеннар оештырыла.
(7 июнь, “Апастово-информ”).
Салам капчык беләш көрәшү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, күзләрне бәйләп чүлмәк вату, аркан тарту, көянтә белән йөгерү, бәйләнгән күзләр белән ау һәм башка халык уеннары, хәрәкәтле, күңелле уеннар уза. Биткә, тәнгә рәсемнәр ясату мөмкинлеге була.
11.00-17.00 – спорт уеннары оештырыла.
Волейбол мәйданчыгында уеннар уза. ГТО номаларын тапшыру мөмкинлеге бар. Үзәк мәйданда кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту һәм башкалар.
Һәр уенның җиңүчеләренә бүләкләр каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев