Апас Сабан туенда милли көрәш
10.30-17.00 сәгатьтә көрәш келәмендә көрәш барачак.
Теркәлү һәм үлчәнү 9.00 – 10.00 сәгатьтә. Сабан туеның көрәш мәйданында ярышлар түбәндәге үлчәү категорияләре буенча үтәчәк. Яшьләр арасында (18 яшькә кадәр) 26 кг, 36 кг, 45 кг, 55 кг, 65 кг, 65 кг. югары. Олылар арасында 65 кг, 75 кг, 85 кг һәм аннан да югары булган категориядә көрәшчеләр катнашачак. Яшьләр һәм олылар арасында абсолют батырларга кыйммәтле призлар һәм Сабан туеның иң зур бүләге – тәкә биреләчәк. Татарча көрәш элеккеге еллар кагыйдәсе буенча үтәчәк. Яшьләр арасында бары тик 2006 елгы һәм аннан да яшьрәк районның укучы балалары көрәшәчәк. Олылар арасында райондашлар, читтән килүчеләр һәм кунаклар көрәш келәменә чыга ала. Беренче урынга һәм баш батырга район данын яклап, республикада көрәшеп йөргән спортчылар гына дәгъва кыла алачак. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев