Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас Сабан туенда – рәсемнәр күргәзмәсе

Сабан туенда 11.00-17.00 сәгатьләрдә рәссамнар картиналары күргәзмәсе

(2 июнь, “Апастово-информ”).


Апас туган якны өйрәнү музеенда “Аргамак” рәсемнәр күргәзмәсе эшләде. Татарстан Республикасының “Аргамак” рәсемнәр күргәзмәсе тәкъдим ителде. Музей залларына Россиянең төрле төбәкләрендә иҗат итүче рәссамнарның 90 эше куелды.

1 -16 июнь көннәрендә Бөтенрәсәй рәссамнар союзы әгъзалары тарафыннан районның гүзәл табигатен, вакыйгаларын һәм шәхесләрен чагылдырган сурәтләр ясау турында килешү төзелде.
Җәйге иҗади эшнең төркем җитәкчесе - яшьлек еллары Апас төбәге белән бәйле Эдгар Филипов. Алар июнь аенда районда 30 картина иҗат итеп, аларны бүләк итеп калдырачаклар.

Район Сабан туе мәйданында да “Аргамак” күргәзмәсенең кайбер эшләре урын алачак һәм танылган рәссамнар мастер-класслар күрсәтәчәк, рәсем сәнгатен яратучылар белән очрашачак, рәсемнәр иҗат итәчәк.
0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев