Апас Сабан туенда халык уеннарына аерым игътибар бирелә
12.45-17.00 - Үзәк мәйданда халык уеннары оештырыла. Җиңүчеләргә зур бүләкләр каралган.
(5 июнь, “Апастово-информ”).
Чүлмәк вату, капчыклар киеп йөгерү, көянтә белән су ташу, чаңгыда йөгерү, авызга кашык кабып йөгерү, колгага менү, әтәчне куып тоту, дустыңны арбага утыртып йөгерү, авыш бүрәнә буйлап йөрү, таяк тарту, вакытка кыршау әйләндерү, бүрәнәдә капчыклар белән көрәшү, еракка ыргыту һәм башка уеннар.
Уеннарда катнашып, Сабантуйдан бүләкләр белән кайтыгыз!
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев