Апас Сабан туеның баш батыры билгеле
Милли көрәш быел да олысын-кечесен үз мәйданына җыйды.
(13 июнь, “Апастово-информ”).
Районыбызның көчле, батыр егетләре үз үлчәү категориясендә бил алышты. Кайткан кунаклар аерым төркемдә көрәште һәм бүләкләнде.
“Сабантуй-2022”нең баш батыры булып Апас егете Рафаэль Хәсәнов калды. Ул узган елда баш батыр булып калган иде.
Рафаэль яшьләр арасында 2 тапкыр, ә олылар арасында дүртенче тапкыр батыр калган. 2010 елда махсус бүләккә-машинага ия булган иде.
Шулай ук күп кенә ярышлар җиңүчесе Чүрибураш егете Раян Нургалиев та сынатмады. “Сабантуй-2022”нең яшь батыры булып танылды.
Барлык җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Көрәшчеләрне район башлыгы Айрат Җиһаншин тәбрикләде. Ике батырның иңнәренә тәкә салып мәйдан әйләнү күренеше Сабан туеның иң дулкынландыргыч мизгеле булгандыр, мөгаен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев