Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты ярдәм чараларына кушылды

Хезмәт коллективлары “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында егетләргә ярдәм итүдә үз өлешләрен кертә.

(9 февраль, “Апастово-информ”).


Авылларда күмәкләшеп җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Шул ук вакытта азык-төлек белән ярдәм итәргә теләүчеләр дә бар.
Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты коллективы озак саклана торган калай савыттагы ботка һәм тушенкага өстенлек биргән.

“Боткалар һәм тушенка алып - барлыгы 110 банка ярдәм итү пунктына тапшырдык. Егетләребезгә барып җитсен, үзләренә ашарга язсын”, - ди Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Гуманитар ярдәм “Алга” яшүсмерләр клубында җыела.
Матди ярдәм итү өчен реквизитлар:
2200 5301 9339 6843 ( Ак Барс Банк картасы номеры)
Альберт Ильдарович Г.
«Помощь мобилизованным» дип тамгаларга.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев