Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас “Салават күпере” бакчасы балалары “Алтын алка” Боз сараенда кунакта

Бакчага йөрүче урта төркем балалары Боз сараенда булдылар.

(23 сентябрь, “Апастово-информ”).


“Күп кенә балаларыбыз биредә әти-әниләре белән булсалар да, тимераякка кайберәүләре генә баскан. Иркен боз мәйданын балалар бик кызыксынып күзәттеләр, биредә эшләүче абый-апаларына сораулар яудырдылар. Сәяхәт балаларыбыз өчен бик күңелле булды”, - дип хәбәр итә тәрбиячеләре Гөлназ Вәлиуллина.
Октябрьдән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә түгәрәкләр эшли башлый һәм балаларның бакчада булганда Боз сараена йөрү мөмкинлеге булачак. Бу хакта “Алтын алка” директоры Ирек Яраханов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев