Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас «Салават күпере» балалар бакчасы базасында төбәкара семинар узды

Анда Ульян өлкәсеннән һәм Чувашия республикасыннан бер төркем кунаклар, белгечләр һәм Апас районы тәрбиячеләре катнашты.

(18 апрель, “Апастово-информ”).



Семинар “Балалар бакчаларында милли тәрбия бирү” темасына багышланды һәм төбәкара хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен киңәйтү максатыннан үткәрелде.


Семинар барышында Апас “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячеләре милли ризыклар, милли киемнәр, милли гореф-гадәтләргә багышланган ачык чаралар, мастер-класслар, музыкаль чыгышлар тәкъдим иттеләр.


Түгәрәк өстәл өлешендә Ульян өлкәсе, Чувашия республикасы белгечләре Апас “Салават күпере” балалар бакчасына беркетелгән бакча тәрбиячеләренең эш тәҗрибәсе белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев