Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас спорт мәктәбе директоры Ринат Шиәхмәтов үз вазифасыннан китте

Хәзер ул хезмәт юлын тренер буларак дәвам итәчәк.

 

(27 сентябрь, “Апастово-информ”).


Ринат Шиәхмәтов вазифасыннан үз теләге белән азат ителгән. Ул спорт мәктәбен 20 елдан артык җитәкләде.
Ринат Шиәхмәтов озак еллардан бирле яшь буынны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту эшенә дә зур өлеш кертә. Ул түгәрәкләрдә волейбол уйнау серләрен дә төшендерә. Яшь буынның спортта яулаган уңышларында аның да тырышлыгы зур. Ринат Шиәхмәтов Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау билгесе иясе.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов озак еллар намуслы хезмәте өчен Ринат Шиәхмәтовка олы ихтирамын белдереп, Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев