Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас спорт мәктәбендә йөзү буенча ярышлар узды

Ярышларда барлыгы 30 бала катнашты.

(3 ноябрь, “Апастово-информ”). 


Бүген Халыкара бердәмлек Көненә багышлап йөзү ярышлары үткәрелде. Ярышларда спорт мәктәбенә йөрүче 9 яшьтән алып 15 яшькәчә ир һәм кыз балалар катнашты. Нәтиҗәдә йөзүчеләрнең иң осталары призлы урыннарга ия булды. Балаларга Мактау грамоталары тапшырылды. 
“Каникул чорында спорт мәктәбенә йөрүче балалар өчен дә күптөрле ярышлар планлаштырылды. Яшь спортчыларыбыз хоккей, футбол, йөзү буенча көчләрен сынап карыйлар”, - дип хәбәр итте район яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев