Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас спортчылары кунак дәште

10 мартта Апас аграр көллияте спорт залы, тир һәм чаңгы юлында Татарстанның алты районыннан килгән спорт җыелма командалары ГТО нормативлары тапшырды. -Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең икенче зона этабы Апаста үтү безнең өчен зур горурлык һәм җаваплылык ул,-диде аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров. Район...

10 мартта Апас аграр көллияте спорт залы, тир һәм чаңгы юлында Татарстанның алты районыннан килгән спорт җыелма командалары ГТО нормативлары тапшырды.
-Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең икенче зона этабы Апаста үтү безнең өчен зур горурлык һәм җаваплылык ул,-диде аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров. Район мәгариф бүлеге, спорт һәм яшьләр эше комитеты җитәкчеләре Алсу Хәйруллина белән Рафис Хәбибуллин бу ярышларга килгән йөзгә якын спорт сөючегә зур уңышлар теләделәр. Һәр командага яулаган урынына бәйсез рәвештә тәмле тортлар бүләк ителде. 8 төрле спорт ярышларында 10-70 яшьлек сәламәт яшәү рәвешен сайлаган балалар һәм олылар катнашты. Бу кышкы фестивальнең беренче этабы Тәтеш шәһәре бассейнында үтте, анда бездән 10 кешелек команда барды. Нормативлар, яшь категорияләре буенча иң югары нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар Татарстан финалына үтәчәк. Чемпионнарга алтын, көмеш һәм бронза ГТО күкрәк медальләре тантаналы шартларда тапшырылачак.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев