Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас студентлары гадел һәм сәламәт яшәү яклы

Апас аграр көллиятендә бүген Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 9 декабрдә игълан ителгән “Мин коррупиягә каршы“ исемле ачык дәрес уздырылды.

Студентлар махсус видеофильм карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.

Ачык дәрестә район башлыгының коррупиягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Алмаз Сөлайманов катнашты һәм чыгыш ясады.

-Районыбызда бу комиссия 2012 елда оештырылды һәм бүген аның рәисе булып район башлыгы Равил Хисаметдинов билгеләнде. Комиссия үзе 15 кешедән тора. Ел дәвамында халык арасында Татарстан министрлыклары, төрле ведомстволар белән бергә төрле сораштырулар, анкеталарга җаваплар бирү кебек чаралар уздырабыз. Интернетта “Халык контроле“ сайтына урыннардан кергән сигнал-хәбәрләрне даими барлап һәм анализлап барабыз. Моннан тыш, район хакимияте, үзәк хастаханә, район эчке эшләр бүлеге, прокуратура һәм җирле дәүләт органнары, мәдәният һәм мәгариф учреҗдениеләрендә “Ышаныч тартмалары“ (“Ящик доверия“) урнаштырылды. Алардагы корреспонденция комиссия катнашында ачылып алынырга тиеш һәм халыктан кергән сигналлар район комиссиясенең планнан тыш утырышында оператив тикшерелеп, тиешле чаралар күрелә.

Халыкны иң кызыксындырган сорауларның берсе – җитәкче-белгечләргә вазифа башкаручы, дәүләт хезмәткәрләренә бүләк бирү тәртибе. Монда аерым һәм катгый үтәлергә тиешле чикләр билгеләнгән. Иң яхшысы-һәркем үз бурычларын, дәүләт тарафыннан йөкләнгән хезмәт вазифасын белеп һәм җиренә җиткереп башкарырга тиеш дип саныйм. Шул чакта гына төрле күңелсезлекләргә юлыкмаска мөмкин. Шунысын да әйтеп үтәсем килә-коррупциягә бәйле очраклар белән берегезгә дә очрашырга язмасын, закон каршында проблеманы “акча төртеп“ хәл итүче, башкарган эше өчен закон бозып кемнәндер нидер алучы да, бирүче дә бертигез җаваплы-моны беркайчан да исегездән чыгармасагыз иде, яшь апаслылар,-диде ул студентларга мөрәҗәгать итеп.

Район комиссиясе кварталга бер тапкыр җыелып, башкарылган эшләргә анализ ясала. Татарстан Президенты каршында оештырылган республика коррупиягә каршы көрәш комиссиясе утырышына район башлыгы да чакырыла һәм республика җитәкчеләр каршында районда хәл турында хисап тота.

6 декабрьдә шундый ук чара район үзәк китапханәсе уку залында да үтәчәк дип планлаштырыла. Анда комиссия әгъзалары да чакырылды.

Ришат Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев