Апас сугыш һәм хезмәт ветераны Фәрит Юнысов белән хушлаша
Апас авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Фәрит абый Юнысов гыйнвар аенда 95 яшьлеген каршылаган иде. Күпне күргән, иҗади җанлы аксакалның йөрәге тибүдән туктады. Райондашлар күңелендә Фәрит абый Юнысов турында якты хатирәләр сакланыр.
Фәрит абый Юнысов 4 ел хәрби хезмәттә була. Корея, Вьетнам, Кытай җирләрендә почта йөртә. Әлеге хезмәт елларын ул зур горурлык белән искә ала.
Фәрит абый Юнысов 4 еллык хәрби хезмәтенең ике елын Кытай, Корея җирләрендә үткәрә.
Беренче номерлы хәрби-почта станциясендә шофер булып хезмәт итә. Ул Пхеньянга 7 тапкыр бара. Юлда өч машинасы яна. Икенчесендә бик каты пешеп, Кытайның Чаньчунь госпиталендә дәвалана. Икенче мәртәбә “воронкада“ кич кунганда туфрак астында калып контузия ала. Тагын госпитальгә эләгә. Фәрит абый туган җир туфрагына 1953 елның гыйнварында гына кайта. Тыныч тормышта да намус белән хезмәт итә ул. Колхозда шофер, аннан һөнәр училищесында мастер булып хезмәт итә.
Фәрит абый тормыш иптәше Фәүзия апа белән 64 ел парлы гомер кичерә. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Соңгы көнгә кадәр аларның хөрмәтен тоеп яшәде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин, вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Булат Әхмәтҗанов, район хәрби комиссары Наил Җантемиров, район Советы һәм башкарма комитеты коллективлары
Фәрит Каюм улы Юнысовның вафаты тирән кайгы белән белдерәләр һәм балаларының, якыннарының авыр хәсрәтен уртаклашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев