Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас тагын бер шәхесен югалтты

Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Апаста яшәүче Зәки Мотыйгулла улы Галиуллин 85 яшендә арабыздан китте.

Зәки ага Галиуллин озак еллар хуҗалык җитәкчесе, җирле үзидарә рәисе, төзелеш оешмасы җитәкчесе булып эшләде. Ул хезмәт юлын, 1954 елда, Апас урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, район халык судында секретарь булып башлый. Аннары районның социаль-тәэминат бүлегендә инспектор, Апас авыл Советы рәисе булып хезмәт итә. Аннан “Ватан“ колхозында партия оешмасы секретаре вазифасын башкара. 1966-1983 елларда “Спартак“ колхозын җитәкли.

Шушы елларда күп кенә уңышларга ирешә һәм СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Хезмәт Кызыл байрагы, “Хезмәттәге батырлыгы өчен“ медале белән бүләкләнә. “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре“ дигән мактаулы исемне дә шушы елларда ала.

1983 елда Зәки ага “ПМК-14“ оешмасына җитәкче итеп билгеләнә. 13 ел эчендә әлеге оешма тарафыннан газ линияләре, су юллары, юлларга дамбалар, күперләр, сусаклагычлар, асфальт юллар ясала, күлләр-чишмәләр чистартыла. Хезмәтләре өчен Зәки ага Галиуллин “Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре“ исеменә лаек була. Лаеклы ялга чыккач та, 5 ел дәвамында Апас җирле үзидарә Советы җитәкчесе булып эшли.

Зәки Мотыйгулла улы Галиуллинның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашыбыз. Аның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев