Апас “Татарча диктант” дөньякүләм акциясе узды
“Татарча диктант” акциясенә апаслылар да кушылды.
(10 сентябрь, “Апастово-информ”).
Барлыгы 1000нән артык райондашыбыз татар телендә дөрес язу күнекмәләрен тикшереп карады. Акциягә мәктәпләр, балалар бакчалары, “Сәләт” балалар иҗат үзәге, аграр көллият, район үзәк китапханәсе, район мәдәният йортлары кушылды.
Бу хакта район мәгариф бүлеге методисты Айсылу Гыйниятуллина хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев