Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дуга” Халыкара сәнгать фестивале кысаларында Апас районы зур кунаклар кабул итте

Делегация составында Иран, Петербург, Воркута, Казан, Әлмәт һәм башка төбәкләрдән вәкилләр бар иде.

(12 сентябрь, “Апастово-информ”).


Кунаклар иң элек Апас туган якны өйрәнү музеена тукталдылар. Биредә аларны гармун моңнары, сый-хөрмәт белән каршы алдылар. Директор Рәмис Ногманов музей эшчәнлеге белән таныштырганнан соң, кунаклар өчен район буенча сәяхәт оештырылды. Район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина районыбызның тарихы, мәдәнияте, аның кешеләре турында сөйләде, истәлекле урыннары белән таныштырды.
Аннан соң кунаклар Себерче һәм Түбән Барыш авылларында булдылар. Биредә райондашларыбыз милли йолаларны үз эченә алган тамашалар тәкъдим иттеләр. Кунаклар үзләре дә кушылып биеделәр, уеннарда катнаштылар. Бәйрәмнең һәр өлешеннән бердәмлек, татулык, күмәклек чагылды.
Фестиваль-бәйрәмнең тантаналы төстә ачылышы Апас ял паркында узды. Биредә фестивальнең шартлары буенча ачык һавада Иран һәм Әлмәт театры вәкилләре үз спектакльләрен тәкъдим иттеләр. Апасыбызның килеп чыгышына, Табар елгасына багышлап район мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән риваять күренеше дә бәйрәмнең күрке булды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров фестивальдә катнашучыларга матур, эчтәлекле спектакльләр өчен рәхмәтен белдереп, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев