Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас әтиләре һәм нәниләре сыерчык оясын шәп ясый

Апасның "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр бүген бакчага әтиләре, абыйлары белән бергәләп ясаган 54 данә матур сыерчык оялары, җимлекләр күтәреп килделәр. Алардан фойеда бик матур күргәзмә дә оештырылды. Иң пөхтә, заманча һәм зәвыклы сыерчык ояларын Шәйхуллиннар һәм Хәсәновлар гаиләсе ясаган. Икенче урында Галиуллиннар, Исламшиннар һәм Хантимеровлар гаиләсе. Өченче урында Нәҗмиевлар,...

Апасның "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр бүген бакчага әтиләре, абыйлары белән бергәләп ясаган 54 данә матур сыерчык оялары, җимлекләр күтәреп килделәр. Алардан фойеда бик матур күргәзмә дә оештырылды. Иң пөхтә, заманча һәм зәвыклы сыерчык ояларын Шәйхуллиннар һәм Хәсәновлар гаиләсе ясаган. Икенче урында Галиуллиннар, Исламшиннар һәм Хантимеровлар гаиләсе. Өченче урында Нәҗмиевлар, Хәлиуллиннар һәм Биктаһировлар гаиләсе. Иң үзенчәлекле креатив оя Гафуровлар гаиләсенеке. Иделия һәм Әмир Ахмеровлар гаиләләре ясаган сыерчык оялары иң дөрес һәм уңайлы дип табылды. Гадәти булмаган конструкцияле ояларны Айрат Сафин белән Солтан Гыйсмәтуллиннар гаиләсе төзегән.

-Дәүләт программасы буенча капиталь ремонттан соң бездә шартлар бик күпкә үзгәрде,-диләр биредә эшләүчеләр. -Сак-каравыл хезмәте дә бик яхшы куелган бездә. Тиздән бакчабыз каршындагы яңа фонтанны да кабызачакбыз. Балаларыбыз сау-сәламәт, гаиләләр тигез, дөньялар имин булсын!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев