Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногмановның чираттагы уңышы
Ул бүген татар мәдәниятен саклап калуда керткән өлеше өчен Пермь шәһәре татар милли автономиясенең медале белән бүләкләнде.
(23 август, “Апастово-информ”).
Апас туган якны өйрәнү музеена бүген Пермь шәһәре татар милли автономиясененнән кунаклар килде. Алар музейның эшчәнлеген югары бәяләп, Рәмис Ногмановка татар мәдәниятен саклап калуда керткән өлеше өчен медаль һәм шахтерлар тормышын чагылдырган китап бүләк иттеләр.
“Бик күп район музейларында булсам да, сезнең кебек эчтәлекле, бай тарихлы, кызыклы экспонатлар белән тулы булган музейны очратмадым. Пермь шәһәре татар милли автономиясе сезнең эшчәнлекне югары бәяли. Сез моңа бик лаек. Киләчәктә дә уңышларыгыз күп булсын!”, - диде Пермь шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Данир Закиров.
Бүләкләрне тапшыру тантанасында район Советы Аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов та катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев