Реклама
Җәмгыять
Апас туган якны өйрәнү музее хатирәләр барлый
Татар иленең легендар, күренекле шәхесе Гаяз Исхакыйга 23 февральдә – 145 ел була.
( 20 февраль, “Апастово-информ”).
Бу уңайдан, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов үзенең социаль челтәрдәге шәхси битендә язучының Апас районы белән бәйле вакыйгалары турында мәгълүматлар китергән.
Рәнҗетүләргә чик итеп, Гаяз Исхакый иммиграциягә күчә. Әмма, аның башка туганнарына да бу ачы сөрем кагыла, бертуган сеңлесе Гайнелмәрзияне кулга алалар, янәсе, абыйсы турында мәгълүматны яшерә... Кызы Сөембикәне медицина институтына укырга алмыйлар, гәрчә училищены кызыл дипломга тәмамласа да. Бу вакытта Гайнелмәрзиянең бер кызы Рауза Апас районында агроном булып эшли торган чагы һәм Сөембикәне үзе янына чакыра. Ул башта Чүрибурашта, аннан Апас районы үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Сугыш башланган мәлдә әниләрен төрмәдән азат итәләр, кызлары янына Апас районына кайта һәм 1947 елга кадәр Урта Балтай авылында Мөслимә апа Рахматуллиналарда яши. (хәзерге көндә Мөслимә апа да, ире Мөбин абый да вафатлар). Алар исән чагында мин кайбер вакыйгалар турында сораштырып калдым.... Сугыш башлангач, окоп казу эшләренә солдатлар да җибәрелә. Урта Балтай амбулатор больницага урнаштыралар. Сөембикә дә солдатларны дәвалау өчен биредә эшли һәм әнисен дә бирегә алып килә. Ә Раузаның язмышы аянычлы, хуҗалык ара чәчүлек күчергәндә, кышын Зөя елгасына суга бата, чәчүлекне саклап кала, әмма үзе Апаска кадәр кайтканда бик туңа, салкын тиеп, 1939 ел башында вафат була, Апас зиратына җирләнә, кабере билгесез...
Бу вакыйгалар турында музейда эшләү һәм эзләнүләр нәтиҗәсендә Сөембикә Шәрипова белән хат алышканда беленде. Сугыш беткәннән соң, Исхакый туганнарына бу илдә тынгы булмас дип, алар Ташкентка күчеп китәләр, шунда гомер кичерәләр....
Сөембикә хәтта үзе белән бергә эшләгән Зәйнәп Әхмәдиева, Әминә Фәтхуллина, Алкина апаларны искә ала, балаларына сәлам җиткерде. Безнең музейда Сөембикә апа белән аралашкан өч хат һәм ул җибәргән берничә фото саклана, - дип искә ала Рәмис абый үзенең социаль челтәрдәге битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев