Апас туган якны өйрәнү музеенда “Аргамак” рәсемнәр күргәзмәсе ачылды
“Аргамак” күргәзмәсе 10 майга кадәр эшләячәк.
(18 апрель, “Апастово-информ”).
Татарстан Республикасының “Аргамак” рәсемнәр күргәзмәсе 17 апрельдә ачылды. Биредә Россиянең төрле төбәкләрендә иҗат итүче рәссамнарның 90 эше тәкъдим ителде.
Очрашуда район башлыгы Айрат Җиһаншин, республиканың рәссамнар берлегеннән вәкилләр һәм атлар өчен җан атып йөрүче эшмәкәрләр катнашты.
Райондашлар, кунаклар, рәсем сәнгате белән кызыксынучы яшь буын рәссамнарның музей залларында урын алган атларга багышланган иҗади эшләрен карап чыктылар, соклануларын белдерделәр. Авторларның үзләре белән дә таныштылар.
“Музейда Татарстан рәссамнарының картиналары тәкъдим ителә. 90 рәсем дә атларга багышланган. Бүгенге чарага ат яратучылар, ат асраучылар, шәхесләр, эшмәкәрләр дә чакырылды. Күргәзмә 1 ай эшли. 10 майга кадәр ирекле кереп, эшләрне карап була”, - ди район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.
Соңыннан район башлыгы җитәкчелегендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Бөтенрәсәй рәссамнар союзы әгъзалары тарафыннан районның гүзәл табигатен, вакыйгаларын һәм шәхесләрен чагылдырган сурәтләр ясау турында килешү төзелде. Җәйге иҗади эшнең төркем җитәкчесе - яшьлек еллары Апас төбәге белән бәйле Эдгар Филипов. Алар июнь аенда районда иҗат итеп, картиналар күргәзмәсен бүләк итеп калдырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев