Реклама
Җәмгыять
Апас туган якны өйрәнү музеенда Гали Хуҗига багышлап әдәби чара узачак
Якташыбыз, фронтовик шагыйрь Гали Хуҗиның тууына 110 ел тула.
(13 октябрь, “Апастово-информ”).
Әлеге уңайдан район туган якны өйрәнү музеенда әдәби кичә узачак. Ул 17 октябрьдә 11.00 сәгатьтә башлана. Кызыклы әңгәмәләр, шигырьләр уку, җырлар программага кергән. 6+
Гали Хуҗины искә алу максатыннан, Апас туган якны өйрәнү музеенда фотолар, китаплар һәм башка мәгълүмати затлардан оештырылган күргәзмә дә эшли. Шагыйрьнең кызыклы тормышы, иҗаты буенча экскурсия оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев