Апас туган якны өйрәнү музеенда Кошлар көне билгеләп үтелде
1 апрель - Кошлар көне уңаеннан, Апас мәктәбенең мөмкинлекләре чикләнгән укучылары музейга сәяхәт кылдылар.
(30 март, “Апастово-информ”).
Әлеге чара “Мәдәният мәктәп балалары өчен” акциясе кысаларында узды. Балалар биредә “Кошлар - безнең дусларыбыз” темасына үзләре өчен кызыклы мәгълүматлар алдылар. Экранда безнең төбәктә яши торган кошларның фотоларын күрделәр, тавышларын таныдылар. Соңыннан иң актив балалар сувенирлар белән бүләкләнделәр. Палеонтология залында балалар музейдагы кошларның карачкыларын, ягьни, аларның скульптор эшләнмәләрен тотып, истәлекле фотога да төштеләр. “Иң-иң…” дип аталган кошлар турында кызыклы вакыйгалар музей хезмәткәре Эльмира Әнәс кызы тарафыннан бик тәэсирле үтте. Акция дәвам итә.
Апас туган якны өйрәнү музее укучыларны көтеп кала.
Бу хакта музейның социаль челтәрләр битендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев