Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас туган якны өйрәнү музеенда тәрҗемәче Борис Лукин белән очрашу узды

Якташыбыз Гали Хуҗиның 110 еллыгы уңаеннан, Апаска язучының “Зоя Космодемьянская” поэмасын рус теленә тәрҗемә итүче Борис Лукин чакырылды.

(6 декабрь, “Апастово-информ”)


Гали Хуҗиның 110 еллыгы уңаеннан узган әлеге очрашуда Апас мәктәбе укучылары, ветераннар, музей хезмәткәрләре катнашты. Чарада катнашучылар Гали Хуҗи поэмасының оста итеп тәрҗемә ителгән версиясен тыңладылар. Поэманы тәрҗемә авторы үзе һәм музей хезмәткәре Эльмира Рәхимова укыды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова кунакларны сәламләп чыгыш ясады. Очрашуда катнашкан Гали Хуҗиның авылдашлары Альбина Бәширова һәм Раилә Салавиева зур горурлык хисләре кичерүләрен белдерделәр. Район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина автор-тәрҗемәче Борис Лукинга олы рәхмәт хисләрен белдерде һәм иҗат уңышлары теләде.
Очрашу кичәсе беркемне дә битараф калдырмады. Борис Лукин музейга һәм кунакларга китапларын бүләк итте. Кунаклар истәлекле, матур очрашу күңелләребездә мәңге сакланыр әле дигән хисләр белән таралыштылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев