Реклама
Җәмгыять
Апас туган якны өйрәнү музее уңышлары
2020 нче ел музей хезмәткәрләре өчен шактый уңышлы ел булды.
(11 сентябрь, “Апастово-информ“).
Пандемия вәзгыяте тамашачыларга музей яңалыклары, кызыклы экспонатлары белән ара ераклыгында танышырга өйрәтте. Шул вакыт эчендә "Летопись Великой Отечественной войны Апастовского района" дип аталган китап дөнья күрде, ягъни нәшер ителде.
Яңа проектларны тормышка ашыру - 2019 ел нәтиҗәләре буенча Республика муниципаль музейлары арасында безнең Апас туган якны өйрәнү музее БЕРЕНЧЕ урынга чыкты. Бу вакыт эчендә яңа янкорма төзелде, "Югалган Җиһан", "Борын-борын заманда..." проектлары тормышка ашырылды, палеонтология залы эшли башлады. Бу хакта музей җитәкчесе Рәмис Ногманов хәбәр итте.
"Вертуальный музей Великой Отечественной войны РТ" сайтында безнең музей татар телендә яңалыклар җиткерү буенча Республикада ҖИҢҮЧЕ булып танылды. Апас районы буенча Бөек Ватан сугышына кагылышлы мәгълүматларны һәркем таба һәм кушыла ала. Корпункт безнең музейда урнаштырылган“, – диде тынгысыз җитәкче.
Актив эш алып бару нәтиҗәсендә, социаль челтәрләрдә ике аккаунтка 400 якын постлар куелды, ютуб каналында 22 сюжет урнаштырылды. Эш дәвам итә. Җитәкче бу хакта да сөйләп узды.
Рәсәй күләмендә "Тоталтест" үтеп, "Педагогик осталык" номинациясе буенча ll дәрәҗә дипломга музей директоры Рәмис Ногманов лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев