Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас туган якны өйрәнү музее экспонатларга бай

Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов әйтүенчә, ирекле рәвештә тарихыбызны чагылдырган кызыклы документлар, фотолар, язмалар, сугыш чоры хатларын, матди әйберләрне тамашачылар үзләре ел дәвамында китереп, музейга бүләк итеп бирәләр. Менә ике ел рәттән, Олы Болгаер авылыннан, хәзер Биектауда яшәүче Галиев Әнсар табигать темасына, балаларга үтә кызыклы экспонатлар -...

Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов әйтүенчә, ирекле рәвештә тарихыбызны чагылдырган кызыклы документлар, фотолар, язмалар, сугыш чоры хатларын, матди әйберләрне тамашачылар үзләре ел дәвамында китереп, музейга бүләк итеп бирәләр. Менә ике ел рәттән, Олы Болгаер авылыннан, хәзер Биектауда яшәүче Галиев Әнсар табигать темасына, балаларга үтә кызыклы экспонатлар - җәннек һәм кошларнык карачкыларын - муляжларын китерде. Алар арасында кошлардан - мәче башлы ябалак, чүрәкәй үрдәк, суер; җәнлекләрдән: аю баласы, төлке, тиеннәр, сасы көзән, барысы 7 экспонат китерде. Бүгенге базар бәясеннән, җәмгыясе якынча 100 мең сум тәшкил итә мөгаен? Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы

Рузия Низамова тарафыннан "Бабайка" дип аталган, авыл осталары күпер салу өчен субай сугу җайланмасы китертелде; Апастан Рамил Халитов этнографиягә кагылышлы дистәләрчә эйбер тапшырды, Байраштан Талип Набиуллин йорт тирәсендә кулланышта йөргән кечкенә чана; Кызылтаудан Шәүкәт Гафаров 1887 елга караган Франциядә 1873 елда тамга салынган, бәлкем эшләнгән штык-һәнҗәр; шул авылдан Заһит Садриев 1820, 1910 елгы акча - тәңкәләр; Кабыккүпердән Юрий Бушув атаклы "Мамонтовлар Иптәшләр" ширкәтенең 18-нче гасырга караган кечкенә савыт; Чаллы шәһәреннән Хәйруллина Гүзәл әтисенең, күренекле журналист, язучы Мәрди Рафиковның шәхси әйберләрен, фотолары һәм башка мәгълүматларын; Садри Җәләл оныгы Ленар Курганов бабасы һәм әнисе табиб Айсылу шәхси әйберләрен (шкаф XIX -нчы гасыр азагы), Singer тегү машинасы, Садри Җәләл иҗатын яктыртучы Сафа Сабировның кулъязмаларын; Кама Тамагы районы Югары Барыш авылыннан Гибадуллина Фәридә хәрби-язучы туганы Кәшаф Кәримнең китабын һәм фотосын; Шәүкәт Галиевның улы Җәмил, кызы Алсу тарафыннан Халык шагыйренең уникаль документларын һәм башка музейга битараф булмаган тамашачылар йөзләрчә экспонат тапшырдылар. 24 ел мәгариф бүлеген җитәкләгән Гыйлфанов Илгизәр Хаҗи улы тарафыннан мәгариф булеге тарихы, күренекле мөгаллимнәр, җәмәгать эшчәннәрен яктырткан альбом-китап эшләп китерелде. Йөзләрчә шундый җанатарларыбыз булганда, музей үзенең эшчәнлеген камил һәм мәртәбәле итеп оештырыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев