Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас туган якны өйрәнү музеенда кызыклы күргәзмә оешты

Апас туган якны өйрәнү музеенда Космонавтика көне уңаеннан күргәзмә оештырылды. Беренче галәмне иңләүче Юрий Гагаринга багышланган альбом, аның очышын тасвирлаган рәсемнәр, космодром "Байконур"ны искәртеп, металлдан киселгән барельеф һәм башка мәгълүматлар куелган. Иң әһәмиятлесе шул - Космонавтика һәм космонавтлар белән тыгыз элемтәдә торып эшләгән якташыбыз, галим Мөхәммәт Гайнуллинның улы Азат Гайнуллин...

Апас туган якны өйрәнү музеенда Космонавтика көне уңаеннан күргәзмә оештырылды. Беренче галәмне иңләүче Юрий Гагаринга багышланган альбом, аның очышын тасвирлаган рәсемнәр, космодром "Байконур"ны искәртеп, металлдан киселгән барельеф һәм башка мәгълүматлар куелган. Иң әһәмиятлесе шул - Космонавтика һәм космонавтлар белән тыгыз элемтәдә торып эшләгән якташыбыз, галим Мөхәммәт Гайнуллинның улы Азат Гайнуллин турында да мәгълүматлар куелган.
Азат Гайнуллин сугыш башланган вакытта оборона корылмалары төзүдә - окоп казуда катнаша. Аннан Казанда Ленинградның эвакуацияләнгән оптика-механика заводының 10нчы цехында слесарь-механиклар бригадасының җитәкчесе булып эшли. Узган гасырның 50нче елларында аның бригадасы Мәскәүнең әһәмиятле заказын - телескоплар эшләүгә алына. Бу телескоплар космос киңлекләрен өйрәнүдә бик зур әһәмияткә ия була. Беренче телескопы - 7 тонна авырлыгында космоска күтәреп, Ай һәм Кояшның уникаль фотосурәтләрен төшерә. Аның бу әһәмиятле оптик приборын ничек эшләве турында космонавтларның күбесе белән аралаша, гаиләләре белән элемтәдә тора. Юрий Романенко, Георгий Гречко, Николай Бударин һ.б. аның дөньякүләм әһәмияткә ия булган оптик приборы белән искиткеч тәҗрибәләр үткәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев