Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас укучылары Абдулла Алиш истәлегенә чәчәкләр салды

Апас урта мәктәбенең Гүзәл Дәүләтшина җитәкчелегендәге 8 "А" классы укучылары бөек язучы Абдулла Алишның туган көне уңаеннан район үзәгендә урашкан Җәлилчеләр һәйкәле янына килделәр. Биредә язучының тормыш һәм иҗат юлы искә алынды, чәчәкләр куелды. Бөек Ватан сугышына А. Алиш 1941 елның июлендә китә, солдат-радист буларак Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда...

Апас урта мәктәбенең Гүзәл Дәүләтшина җитәкчелегендәге 8 "А" классы укучылары бөек язучы Абдулла Алишның туган көне уңаеннан район үзәгендә урашкан Җәлилчеләр һәйкәле янына килделәр. Биредә язучының тормыш һәм иҗат юлы искә алынды, чәчәкләр куелды.
Бөек Ватан сугышына А. Алиш 1941 елның июлендә китә, солдат-радист буларак Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә Десна елгасының Брянск шәһәре урнашкан тирәсендә чолганышта кала һәм фашистлар кулына әсир төшә. Фашистлар аны 1941 елның кышында Литвадагы хәрби әсирләр лагеренда тотканнан соң, 1942 елның язында Чехословакиядәге Сандау шәһәренә озаталар. Аннары ул Польшадагы Седльце шәһәренә һәм, ниһаять, Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Куркусыз йөрәкле совет солдаты һәм язучы Абдулла Алиш шушында үзенең якын каләмдәше, тоткынлыкта яшерен антифашистик эш алып баручы Муса Җәлил һәм җәлилчеләр белән очраша, үзе дә актив рәвештә яшерен оешма эшендә катнаша башлый. 1943 елның августында яшерен оешманың эше һәм аның членнары фашистлар тарафыннан фаш ителә һәм башка җәлилче-ләр белән бергә Абдулла Алиш та 1944 елның 25 августында гильотинада җәзалап үтерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев